Казанның урта һәм эре предприятиеләрендә узган елның 10 ае йомгаклары буенча уртача хезмәт хакы 17,6%ка арткан. Бу хакта Казан Думасы утырышында шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Узган елда хезмәт хакының күләме бер айга 106 мең сумнан артып киткән.
«Казан миллионлы шәһәрләр арасында хезмәт хакы күләме буенча икенче урында, Екатеринбургтан гына калыша», – дип ассызыклады Метшин.
Халык керемнәренең артуы «Кадрлар» милли проекты максатларына туры килә.
https://dzen.ru/a/aZ_0SIuKNzrA_jX_?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Нет комментариев