Татарстанда АИ-92 бензинының бәясе төшкән
Икътисад

Татарстанда АИ-92 бензинының бәясе төшкән

Татарстат хәбәр итүенчә, Татарстанда 15-21 декабрь аралыгында бер атнада АИ-92 бензинына бәя бераз төшкән.

 Бер литрның бәясе 59,66 сумнан 59,61 сумга кадәр кимегән. Биш тиенгә кимегән.  

Шул ук вакытта ягулыкның башка төрләре кыйммәтләнгән. АИ-95 бензины биш тиенгә – 63,39 сумга кадәр, АИ-98 һәм аннан югарырак дүрт тиенгә – 86,61 сумга кадәр арткан. Дизель ягулыгы да бер литры 71,46 сумнан 72,16 сумга кадәр күтәрелгән.

https://trt-tv.ru/2025/12/27/v-tatarstane-snizilas-czena-na-benzin-ai-92/


Нет комментариев