Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Дим-Тамак авылында күрсәтмә сабан туе узды

    Димтамак авыл җирлегендә узган Сабан бәйрәменә җыелган халыкны котларга җыелган күп санлы кунаклар белән беррәттән, Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Зөфәр Хәйретдинов та сәламләде.

    Иртәдән үк бертуктамый яуган яңгыр гына димтамаклыларның кәефен кыра алмады. Аякка резин итек киеп, муенга галстук бәйләп Сабан туе үткәргән юк иде әле, дип елмаешкан җитәкчеләрнең өметсезлеккә бирелеп өлгергән күңелләрендәге хис-тойгыларны аңларга бик мөмкин. Зарыгып көткән яңгыр бар тереклек дөньясына шифа бирде.

    Мәйдан уртасында бәйрәмчә бизәлгән менбәргә күтәрелгән "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин, фермерлар Рамил Гәрәев, Рөстәм Вәлиевның үз хезмәт алдынгыларын тәбрик иткәндә йөзләрендә икеләтә канәгатьлек хисе балкыды. Димтамаклыларны, әлеге җирлеккә ерак араларны якынайтып кайткан кунакларны җирлек башлыгы Марс Ямалиев, район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев та котладылар. Район кунаклары "Уңыш" җәмгыяте баш агрономы Айнур Әхмәдиевка, механик Җәүдәт Мәҗитовка кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Димтамак авылының ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин авылдашларын тантана белән тәбрик итте һәм гомер бәйрәмнәрен уңаеннан мәйдан түренә чакырылган өлкәннәр - Люция һәм Зиннур Бакировлар, Тамара Бордачева, Әхәт Миңнуллин, Заһит Бакиров, Әбүдәр Сәгъдиев, Роза Мансурова, Динфирә Мостафина истәлекле бәләкләргә ия булдылар.

    Яңгыр болытлары һич кенә таралырга теләмәсә дә, Сабан туена бик тиз "җан" керде. Моның шулай булуын җырларга дип халык алдына чыккан Зөфәр Хәйретдинов та билгеләп үтте. Мәркәзебез Казаннан ук килгән кунак чыгышлары район мәдәният бүлеге артистлары җырлары, "Ютазы йолдызлары" ансамбле биюләре белән аралашып барды. Бу вакытта спорт ярышлары башланып, катнашучыларны, җанатарларны үз тирәсенә шактый туплап өлгерде. Бер сафка тезелгән автолавкаларда сәүдә кайнады, борыннарны кытыклап тирә-юньгә таралган тәмле шашлык исе, уеннада җиңүләрдән һәм җиңелүләрдән алган тәэсирләр, дәртле җырларга кушылып биюләр - безнең тормыш сөючән хылкыбыз өчен явым-төшемле көн генә киртә тудыра алмый. Гомумән, табигатьтә начар һава торышы юк, шуңа күрә халык та бу яңгырлы Сабан туен табигать бүләге, башкарган эш-гамәлләренә Ходай Тәгаләнең хәер-фатихасы итеп кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: