Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренде. Районда чәчүлекләрне кабул иттеләр

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре шушы көннәрдә чәчүлекләрне кабул иттеләр.

    Район Сабан туенда мактаулы пьедесталга күтәрелүче механизаторларның исемнәре нәкъ менә шушы чара барышында ачыклана. Сабантуйда үрнәк итеп телгә алынучы хуҗалыкларның хезмәтенә бәя кырлар торышына да карап бирелә. Белгечләр чәчүлекләрнең куелыгын, тирәнлеген, ашлама кертелүен, чи калган урыннарны тикшерәләр, кырларның тигезлеген, чисталыгын, багана төпләренең эшкәртелүен күздән кичерәләр, этикеткалар булу-булмавын да исәпкә алалар. Бу ифрат та җаваплы эшне комиссия "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән башлады. Бик күп мәйданарны чәчеп узган Фәнил Мәҗитов эшләгән 52 гектардагы арпа басуында бер генә кыек-мыек урын да табылмады, тик менә бодайның "эстер" сорты урнашкан 85 гектарлы кырда чәчү тирәнлеге дә, куелыгы да бераз нормага килеп җитмәде.

    "Агромастер" чәчү комплексы белән "Кәрәкәшле" җәмгыятенең шактый мәйданындагы туфракка орлыкларны кадерләп салган Ришат Шәрифуллин, мөгаен, бүген барыннан да бигрәк чәчүлекләрнең торышы өчен борчыладыр. Яздан тигез булып тишелгән икмәкләрдә икенчел тамырлар барлыкка килгән. Аларга бүген үсәргә дым кирәк. Чөнки уңышның формалашуын нәкъ менә алар хәл итә. Комиссия "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында Әнәс Вилданов СЗП-3,6 чәчкече белән чәчкән 170 гектарлы арпа басуында булды. Көздән сөрелгән мәйданга чәчелгән бөртеклеләрнең куелыгы да, тирәнлеге дә, чисталыгы да белгечләрдә канәгатьлек тудырды. Этикеткалар куелган кырлар да бер "Нәбиуллин"да гына очрады.

    "АгроМир" җәмгыятенең Сабан туе кырының орлыкларның тигез урнашуы нәтиҗәсендә хәтфәдәй шытымнарга төренүеннән хозурланган комиссия, тагын бер кат Америка технологиясенең зур төгәллеккә корылуына инанды. "Кrause" чәчү комплексы белән Рәфис Насыйров салган буразналарның тигезлеге, чәчү куелыгы һәм тирәнлеге нормаларында аз гына да тайпылыш булмавы, чыннан да, лаеклы бәягә лаек иде. Тукай исемендәге җәмгыятьнең Баланлы ягында Рамил Әхмәтҗанов чәчкән борчак кыры да чәчүлекләрне кабул итү актында каралган бөтен пунктларга да уңай җавап бирде. "Таң" җәмгыяте механизаторы Рөстәм Абдуллин чәчкән арпа кырлары да начар бәя алмады. Әмма бу коллективка кыр культурасын яхшырту өстендә бераз эшләү комачау итмәс иде - багана төпләре, кыр чикләре эшкәртеп чәчелмәгән.

    Ничек кенә булмасын, барыбер җир йөзендә игенче хезмәтеннән дә абруйлы, яшәү чыганагы бирүче башка хезмәт юктыр. Туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче галиҗәнап игенчеләрнең һәрберсе хөрмәтнең зурысына лаек. Шулай да быелгы язгы кыр эшләре чорында бәхет таҗларын хезмәт белән үргән иң асыл механизаторларыбызның һәм агроколлективларның исемнәрен күркәм Сабан туеда ишетербез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: