Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Мәйдан тоткан батырлар бүләксез калмады

    Кояшның беренче нурлары астында ук иркәләнеп уянган акчәчәкле аланда, йөрәк ярсуларын басарга тырышып, утлап йөргән атлары, милли бизәкләргә төренгән мәйданы белән Сабантуй ерактан ук, күңелләрне җилкендереп, бар халыкны үзенә дәште.

    Сабантуй бүләкләре - сөлге һәм тастымаллар бәйләнгән озын колга тотып, тирә-юньне моңга төреп, гармунда уйнаучы егетләр, шат тавышлы көләч кызлар, район башлыгы Рөстәм Нуриев, күп санлы кунакларны озатып, чатырларга таба юнәлде. Бәйрәмне хөрмәт итеп, район авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре корган чатырлардагы халкыбызның тирән кунакчыллыгы, ихлас күңеллеге, борынгыдан килгән гореф-гадәтләре илаһи бер дөньяга алып кереп киткән кебек булды... Бер-берсен туганнарча сәламләгән хуҗалар һәм кунаклар дуслыгын ныгытучы дәртле җырлар, изге теләкләр, колгага бәйләнгән бүләкләр - бездә бәйрәм, бездә туй! Шашкын хисләр күкрәкләргә сыймыйча, егет һәм кызларның "ай, рәхмәт"е белән тирә-юньгә таралды.

    Үзәк мәйдан өстендә яңгыраган фанфара тавышы тамашачыларның бөтен дикъкатен үзенә җәлеп итәргә дә өлгермәде, зур мәнбәр артыннан барабанчы кызлар килеп чыкты. "Сабантуй" җыры астында алар мәйданга сөрән җыючыларны, хезмәт алдынгыларын алып керде. Милли киемдәге кыз һәм егетләребез район башлыгы Рөстәм Нуриевка тормышыбызның бөтен күрке булган алсуланып пешкән түгәрәк ипи, башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подоваловка - чәк-чәк, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зариповка Сабантуй колгасын тапшырдылар. Район халкын, кунакларны сәламләгән район башлыгы үзенең чыгышын да нәкъ менә туган җиребездә икмәк үстерүче җирбагарларыбызга эчкерсез рәхмәтен белдерүдән башлады.

    - Район тормышында авыл хуҗалыгы мөһим урын тота. Аны нәтиҗәле үстерү өчен кабул иткән максатлы программа - без сайлаган юл көннән-көн үзен ныграк аклавын тоябыз. Соңгы өч елда 215 миллион сумнан артык инвестиция үзләштерелде, 88 берәмлек техника сатып алынды, 12 терлекчелек бинасы үзгәртеп корылды. Агымдагы елда югары уңдырышлы орлыклар чәчүгә, минераль ашламаларны мулдан файдалануга зур игътибар бирдек. Авылларда гаилә фермалары төзү дә районның икътисадый үсешенә саллы өлеш кертә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне үзәкләштереп җыю һәм авыл кешесенең табышын тагын арттыру максатында Иске Каразирек, Бәйрәкә, Кәрәкәшле җирлекләрендә танк-суыткычлар урнаштырылды, - дип билгеләп үткән Рөстәм Нуриев, сәнәгать продукциясе җитештерүне арттырган Урыссу электр-механика, "Электросоединитель", химия заводлары, "Волма-Әбсәләм" җәмгыяте, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты коллективларын мактап телгә алды. Ул Солнечный микрорайонында киң җәелдерелгән торак төзелешен инженер инфраструктурасы белән тәэмин итүдә акчалата ярдәм күрсәткән "Татнефть" һәм "Газпром Трансгаз Казан" җәмгыятьләренә рәхмәтен белдерде. Ютазы районы халкын һәм төбәгебез кунакларын Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин республиканың Илбашы Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән милли бәйрәмебез белән котлады. Бүген без авыл тормышына җаннары-тәннәре белән бирелгән эшчәннәрне, хәятебезне җыр-моңга төреп, аны якты төсләрдә күрсәтергә тырышучы мәдәният хезмәткәрләрен зурлыйбыз. Кайчандыр, язгы кыр эшләрен тәмамлап, әби-бабаларыбызның очрашып күрешә генә торган көннең зур, якты тантанага әверелгән Сабан туеннан озак вакытларга җитәрлек көч һәм дәрт туплавыгызны телибез, диелгән иде рәсми хатта.

    Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле җитте. Мәйдан өстендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Сабантуй флагы күтәрелде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев хезмәт алдынгыларын тәбрикләү өчен мәйдан түренә чакырылды. Ул финанс-икътисадый эшчәнлектә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Роза Кәлимуллинаны "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы", машина төзелешенә саллы өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рафаэль Зариповны "Татастан Республикасының атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исемнәр тапшырылуы белән тәбрик итте. Республикада Мәдәният елы дәвам итү уңаеннан район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева, Ташкичү авыл мәдәният йорты директоры Зиннура Катермина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләнделәр. Ютазы авылы мәдәният йортына халыкны рухи-әхлаки яктан тәрбияләүгә зур өлеш керткән һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән спорт инвентаре алуга сертификат бирелде. Урыссу гимназиясе директоры Гүзәлия Котдусовага, районның баш табибы Ренат Фатыйховка үзәк хастаханәдә эшләүче яшь белгечкә бирү өчен ике бүлмәле фатирлардан ачкычлар тапшырылды.

    2014 елда кыр-басуларда башкарган хезмәт нәтиҗәләре,

    хуҗалык-финанс эшчәнлекне характерлаучы унбер төрле күрсәткечләр буенча югары балл туплаган Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыяте район агроколлективлары арасында абруйлы беренче урынга чыкты. "АгроМир" җәмгыятенә - икенче, "Уңыш" җәмгыятенә өченче урын бирелде. Аларның җитәкчеләре акчалата премияләр белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан "Игенче" җәмгыяте директоры Рәсим Рәхмәтуллинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды. 2014 елның кыр батыры булып "АгроМир" җаваплылыгы чикле җәмгыяте механизаторы Рәфис Насыйров танылды. Тырыш җирбагарның хезмәте 200 мең сум күләмендә премия белән билгеләнде. Бүләкнең яртысын район Сабан туеның төп химаячесе - Урыссу бистәсе депутаты, "Ядран" җәмгыяте директоры Ирек Салихов тапшырды. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча икенче урынга чыккан "Уңыш" җәмгыяте хезмәтчәне Фәнил Мәҗитов, өченче урынга лаек булган "Кәрәкәшле" җәмгыяте механизаторы Ришат Шәрифуллин Татастан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. "Таң" җәмгыяте җирбагары Рөстәм Абдуллинга район советының мактау грамотасы тапшырылды. "Игенче" җәмгыятеннән Айдар Зангиров, Тукай исемендәге җәмгыятьтән Миннур Зарипов, "Вафауллин" хуҗалыгыннан Фәнис Миннегулов, "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Тимерҗан Закиров, "Тимербаев" хуҗалыгыннан Чулпан Хәбипов, "Гәрәев" хуҗалыгыннан Фәнис Билалов акчалата премияләр белән хөрмәтләнделәр. Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазы филиалы укучысы Рәфис Таҗиев "Яшь кыр батыры" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Күркәм нәтиҗәләргә ирешкән фермер Фәрит Кәримовның да хезмәте югары бәяләнде.

    Машина белән саву операторлары арасында беренче урынга чыккан "Нәбиуллин" хуҗалыгы савымчысы Ираида Погорелова республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән билгеләнде. Икенче урынга лаек булган "Уңыш" җәмгыяте савымчысы Светлана Габитовага район башлыгының рәхмәт хаты бирелде. Тукай исемендәге җәмгыять савымчысы Кәшифә Солтанова өченче урынны яулады. "Таң" җәмгыяте операторы Сюмбел Ибраһимова район башлыгының рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде. "Игенче" җәмгыяте савымчысы Флорид Зариповка район советының мактау грамотасы тапшырылды. "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән Резедә Нәгыймова, "АгроМир" җәмгыятеннән Гөлназ Нәбиева, "Вафауллин" хуҗалыгыннан Физалия Әхмәтшина, "Тимербаев" хуҗалыгыннан Елена Мофаздалова, "Котловская" хуҗалыгыннан Зиләрә Җиһаншина район башлыгыннан акчалата премияләр кабул итеп алдылар.

    Якты кояш астындагы болынга сибелгән төсле-төсле гөлләрне хәтерләтеп, мәйданга матур киемле балалар йөгереп керде. Дәртле көй, шат сабыйлар авазы астында "Туган җиремнең тылсымлы дөньясы" исемле композиция башланды. Һәрвакыттагыча, Сабантуйның бер бизәге булган "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чыгышы быел тагын да үзенчәлекле төс алган иде. Тамашачылар сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр, бәйрәмнең милли бизәкләренә нигезләнгән чыгышлар, күп милләтле халкыбызның дуслыкта яшәвен хуплаучы биюләр карап хозурланды.

    Мәйданга авыллардан килгән тройкалар керде дисәк, бик үк гаделлеккә туры килеп бетмәс. Ни кызганыч, Сабантуйга килүче атлар саны елдан-ел кими. Мондый шелтәне бәйрәмнең йөзек кашы булган атлар чабышына карата да белдерергә мөмкин. Мөгаен, эрерәк авылларда да ярышка чыккан атлар саны күбрәк буладыр... Чиста токымлы атлардан финиш сызыгын беренче булып Бугурусланнан килгән Радуга кушаматлы биядә Ринат Нуриев узды. "Сәүбәнов" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Фейринг кушаматлы айгыр икенче булды. Җайдагы - Андрей Миронов. Җирле чабышкылар арасында "Агромир" җәмгыяте атлары ярышка чыкты. Рәмзил Сафиуллин атланган Сержант аты беренче килде. Илназ Мөхәммәтшин иярләгән Гуля кушаматлы бия - икенче, Илдар Нуриәхмәтов тәрбияләгән Буян кушаматлы айгыр өченче булды. Ир-егетләр җөрьәт итмәгән ярышка Конвой атында чыккан бердәнбер кыз бала Гөлнара Зариповага дәртләндергеч бүләк тапшырылды.

    Бу вакытта үзәк мәйданда спорт уеннары, төрле ярышлар кызды. Келәм өстенә чыккан көрәшчеләр билендә ак сөлгеләр уйнап торды. Быел беренче тапкыр программага кертелгән кагыйдәсез сугыш, йомшак нервлы кешеләр өчен булмаса да, үзенә бик күп җанатарларны җәлеп итте. Рингта Татарстан, Бурятия Республикалары, Ульян өлкәсе спортчылары очрашты. Ютазы районы башлыгы призларына Бөтенроссия турниры җиңүчеләрен химаячеләр һәм партнерлар тәбрик итте. Аркан тартышуда хатын-кызлардан төзелгән "Солнышко", ир-егетләр арасында "Ютазы-1" комадасы җиңү яулады. Гер күтәрүдә Рәфис Биктимеровка, Степан Ухановка, Руслан Зәбировка, Ринат Усмановка тиңнәр булмады. Волейбол мәйданчыгы да уенчылар һәм тамашачылар авазыннан гөрләп торды. Беренче урынга ир-егетләр арасыннан Урыссу ГРЭСы, хатын-кызлар арасыннан "Җыелма-1" командасы чыкты. Тагын күп төрле ярыш һәм уеннарда, "Ядран" җәмгыяте көче җелән оештырылган мавыктыргыч бәйгеләрдә, сабын куыгы тамашасында балалар һәм өлкәннәр күңел ачкан, артистларыбыз Рифат Хөснияров, Диләрә Илалтдинова, Раяз Фасыйхов, район мәдәният йорты артистлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышларын тыңлап хозурланган арада, милли көрәштә җиңү яулаган батырлар исеме дә билгеле булды. Сабан туеның абсолют батыры исеменә Яр Чаллы каласыннан Ренат Әхмәтшин лаек булды. Аңа район башлыгы Рөстәм Нуриев, Сабан туеның тагын бер төп химаячесе - Алабакүл кирпеч заводыннан 200 мең сум акчалата бүләк һәм, әлбәттә инде, көр тәкәне тапшырды. Шуның белән 2014 елның күңелле Сабан туе киләсе елга кадәр саубуллашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: