Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район мәктәпләрендә ремонт эшләре бара

    Район мәктәпләрендә ремонт эшләре ике программа - "Мәктәпләргә капиталь ремонт" һәм "Гомуми белем бирү мәктәпләрен һәркем укый алырлык итү" программалары буенча алып барыла.

    Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә ремонт эшләре Урыссудагы 2, 3, 4 санлы мәктәпләрдә һәм Ютазы мәктәбендә алып барыла. Урыссудагы 2 санлы мәктәптә, мәсәлән, мәктәп һәм спорт залы биналарының түбәләре яңартылган. Моннан тыш, тәрәзләр алыштырылган, канализация һәм су белән тәэмин итү системасы өлешчә яңартылган, фасад ремонтланган һәм буялган. Урыссудагы 3 санлы мәктәптә керү группасы ремонтланган, керү ишекләре яңартылган, сантехника, канализация һәм су белән тәэмин итү системалары ремонтланган, электр үткәргечләр алыштырылган.

    Урыссудагы 4 санлы мәктәптә тәрәзләр алыштыру, җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, фасадны ремонтлау һәм буяу планлаштырыла. Ютазы мәктәбендә керү группаларын ремонтлау, пандуслар урнаштыру (бу эш башланган инде) күздә тотыла. Култыксалар куюга һәм тәрәзләр алыштыруга килгәндә, әлеге эшләр тулы күләмдә башкарылган. Капиталь ремонт кысаларында биредә шулай ук җылыту системасын ремонтлау плалаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Владимир Осин сүзләре буенча, белем бирү учреждениеләрендә капиталь эшләрне август башына тәмамлау планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: