Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар Сабантуйны көн буе бәйрәм иттеләр

    Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, талантлар, батырлар һәм тапкырларны ачыклау һәм мактау мәйданы...

    Халкыбызның борынгы йолаларын буыннардан-буыннарга саклап килеп, яңа уен-җырлар белән тагын да күркәмләнгән хезмәт бәйрәме - район Сабан туе чатырларда кунак булудан башланды. Әйе, киң күңелле, шат йөзле халкыбызны кунакчыллык сыйфаты да бизи. Ул кунакларны ихлас кабул итеп, аларны кадер-хөрмәт белән озатып кала да белә. Авыл җирлекләре белән берлектә агроколлективлар, сәнәгать предприятиеләре корган чатырларда Ютазы районы халкының чын йөзе балкыды - яшь киленнәр, хатын-кызлар кышкы озын кичләрдә теккән һәм чиккән бүләкләр, бөтен күңел җылысын салып пешергән һәм төшергән сый-нигъмәтләр -кунаклар күңеленә барысы да хуш килде. Милли бизәкләр төшерелгән сөлгеләрне хуҗалар колгага бәйләгән арада, тирә-юнь дәртле җырларга, ялкынлы биюләргә күмелде - халкыбызның сөекле бәйрәмен котлап, бүләк җыючы егет һәм кызларның шатлык тулы рәхмәтләре зур мәйданны кочагына сыйдырды.

    Сабантуйның кадерле бүләкләре белән тантана түгәрәгенә узган озын колга тагын да кадерлерәк кунакларны - хезмәт уңганнарын кабул итәргә әзерләнгән мәйданның үзгә бер бизәге булды.

    Бәйрәмнең рәсми-тантаналы өлеше халкыбызның күп кырлы үзенчәлеген тасвирлаучы, хезмәт күрсәтә белүче һәм безне туендырган Җиребезне саклаучы халкыбызны тасвирлаган биниһая зур бию композициясе белән ачылды. "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле, "Маски" һәм "Шаян" театраль студияләре тәрбияләнүчеләре Сабан туе барлыкка килү турында легенданы тәэсирле итеп тасвир иттеләр.

    - Районыбызның чын байлыгы булып аның кешеләре тора, ә Ютазы районы күренекле шәхесләре белән атаклы. Безнең халыкта теләсә нинди хезмәт, теләсә нинди һөнәр ихтирамга лаек, әмма игенче хезмәте аеруча мактаулы. Шуңа күрә дә "сабан бәйрәме" беренче чиратта җир кешесе, җирбагар хезмәтен данлый, - дип яңгырады мәйданда алып баручы сүзләре.

    Менә район башлыгы Рөстәм Нуриевка иминлек һәм җитеш тормыш символы - күпереп пешкән Ютазы икмәген һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ришат Зариповка - аллы-гөлле бүләкләр эленгән Сабантуй колгасын тапшырдылар һәм алар тантаналы рәвештә мәйдан уртасына уздылар.

    - Узган елда район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 15 мең тонна иген, 1000 тонна ит, 16 мең тоннадан артык сөт җитештерелде. Акча кереме 500 миллион сумнан артык тәшкил итте. Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 14 меңгә якын мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән .... савым сыеры. Үз алдыбызга без терлекләр баш санын арттыру бурычын куйдык. Терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүдә зур рольне шәхси ярдәмче хуҗалыклар уйный, анда 3,5 меңнән артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 1500 сыер асрала. Район халкы тарафыннан сигез тоннадан артык сөт сатыла.

    2016 елда уңыш алу өчен авыл хезмәтчәннәре тарфыннан минераль ашламалар файдаланып, 23 мең гектардан артык бөртекле культуралар һәм 5,5 мең гектарга якын азык культуралары һәм 2,5 мең гектар техник культуралар чәчелде. Яз тотрыклы килмәүгә карамастан, чәчү кампаниясен оптималь агросрокларда тәмамлау мөмкин булды. Район икътисадының нигезе булып торган сәнәгать секторына да туктап китмичә булдыра алмыйм. Сәнәгать производствосы күләменең ел саен үсешен "Волма-Әбсәләм", "Электросоединитель", Урыссу химия заводы предприятиеләре, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты тәэмин итә. Район предприятиеләре социаль-икътисади үсеш сорауларын хәл итүдә читтә калмый дип билгеләп узды сәламләү сүзендә район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Соклангыч җиләкле аланга сабан бәйрәменә җыелучыларга үзләренең изге теләкләрен чарада катнашкан дәрәҗәле кунаклар - ТР инвестицион венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, БР Корылтаеның сәнәгать, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Бакортстан Республикасының Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәм башкалар катнашты. Алар чыгышының лейтмотивы булып халыкларны берләштерүгә, чикләрне сызып ташлауга, төбәк һәм ил байлыгын арттыруга юнәлтелгән Сабан туе бәйрәме идеясе торды.

    Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын бүләкләү тантанасын район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ришат Зарипов алып барды. Иң яхшы авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә фанфаралар һәм җылы теләк сүзләре яңгырады. 2016 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы авыл хуҗалыгы коллективы дип "АгроМир" ҖЧҖ табылды, кырларның абсолют батыры дип әлеге коллектив механизаторы Рамил Касыймов билгеләнде. Нәкъ менә аңа һәм 2016 елның яшь батыры Данияр Гәрәевка Сабан туе әләмен күтәрү хокукы бирелде. Кинәт очкыч тавышына барысы да башларын югарыга күтәрде. Мәйдан өстеннән әләмнәрен җилдә җилфердәтеп очкычлар әйләнә иде. Төп сәхнәдә иҗат коллективлары артистлары чыгыш ясаса, башка мәйданчыкларда исә Сабан туенда катнашучылар үз көчләрен спорт ярышларында сынады - кемдер вертикаль колга башына менде, кемдер авыш колгадан җитез хәрәкәт итте, кемдер капчык киеп ярышты, кемдер гер күтәрде, кашыклы йомырка кабып һәм сулы чиләкле көянтә күтәреп ярышучылар булды, кайберәүләр дистанциягә йөгерештеләр, волейбол уйнадылар, капчык сугышында катнаштылар, таяк һәм бау тартыштылар... Менә милли көрәш сөючеләр көчләрен бу алышта сынап карарга теләүчеләр тирәли җыелышты: җанатарлар үз көрәшчеләре өчен үзләре алышка чыгарга әзерләр иде. Әмма барысын да Сабан туеның төп бүләге - сарык тәкәсе кемгә эләчәге кызыксындырды. 2016 ел Сабан туеның төп батыры дип Чаллы шәһәреннән Ренат Хәмидуллин танылды. Тәкәгә һәм акчалата бүләккә ул лаек булды. Бөтен программа дәвамында алып баручылар ярыш нәтиҗәләре һәм бүләкләнүчеләр турында халыкка җиткереп торды.

    Бәйрәмгә күңел күтәренкелеген безнең район һәм күрше Октябрьский шәһәре иҗат коллективлары өстәде.

    Атлар килә, атлар...

    Элек-электән үк татарның һәм атның чәче-чәчкә бәйләнгән, ул кешенең төп терәге һәм ярдәмчесе булган. Искән җилләргә буйсынырга теләмичә, башларын кыек салып, җиргә кәс-кәс басып, үзләренең бөтен ыспайлыгын һәм горурлыгын күрсәтеп, мәйданга тройкалар керде. Дугаларга эленгән җиз кыңгыраулар чыңына арбалардан урын алган милли киемле егетләр кулында уйнаган гармун моңы кушылды. Дәртле җыр астында мәйдан әйләнгән тройкаларга халыкның күтәренке кәефе, кайнар алкышы тагын да хозурлык өстәде. Менә алар - "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән килгән атлар - халкыбызның бөтен матурлыгын үзенә җыйган алар: дугасында чиккән сөлгеләр, арбасында эшкә һәм тормышка дәрте ташып торган яшь-җилкәнчек. Кәрәкәшле авылы атлары үкчәсенә ук басып, ярсуын көч-хәл белән тыеп, "АгроМир" җәмгыяте тройкасы бара. Башларын төрле якка каерсалар да, атларның бүген йөрәге бер ритмда тибә. Тукай исемендәге җәмгыять тройкасы да Сабантуйга үзгә бер бизәк өстәде. Алар арасында урыннар да шушы тәртиптә бүленде. Җайдаклар Рәмис Латыйпов, Захир Гыйлаҗетдинов, Рамил Гобәйдуллин кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде.

    Ат чабышыннан башка узган Сабан туе - гармунсыз туй кебек, ди безнең халык. Күпләр әлеге милли бәйрәмгә нәкъ менә шушы ярышны карарга чыга да инде.

    Чыннан да, ат чабышы - шактый мавыктыргыч ярыш. Беренче карашка Сабантуй мәйданына ат алып килеп, аны чаптыруның бер авырлыгы да юк сыман. Чынлыкта исә, атларны ярышка әзерләү өчен зур тырышлык һәм сабырлык таләп ителә. Атларны тәрбияләүгә чын күңелдән бирелгән очракта гына ат үзенең хуҗасын уңышлы чыгышы белән сөендерә. Әнә, җилдән җитез чапкан атның җайдагы егылып төшеп калса да, иртә яздан аның "тоягын кыздыргын", кишер ашатып иркәләгән хуҗасына малкай шулкадәр тугры ки, ул дистанциядән чыкмыйча, финиш сызыгына кадәр килеп җитте... Чү, хисләремә бирелеп, вакыйгаларны ашыктыра төштем, ахрысы.

    Быел, башка елларга караганда да, ат чабышлары мәйданы күп санлы җанатарларны, кунакларны сыйдырды. Ат чабышларын оештыручылар быел программаны бераз үзгәлек өстәгән булып чыкты - ярышка эш, элеккечә әйтсәк, колхоз атлары да чыкты. Бу хакта чак кына соңрак. Беренче булып старт сызыгына саф токымлы чабышкы атлар тезелде. Болай дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килеп бетмәс: алда ярыш буласын көтеп, йөрәкләре күкрәкләренә сыймыйча типкән бахбайларны тыеп тору мөмкин түгел иде! Бер урында бертуктамый биеп торган атлар, ниһаять, алга ыргылды - кем беренче? - җанатарларның йөрәге кысылды. Җиргә сузылып бетеп чыпкан атларның әйтерсең лә аяклары җиргә тими - әле берсе, әле икенчесе җиңүгә омтыла. Җанатарларның көчле хуплавы астында финиш сызыгын беренче булып Фартрейд кушаматлы атта Кәрәкәшле авылы егете Илдар Фазлытдинов узды. Җиңүче аттан Тайга кушаматлы чабышкыны бары тик берничә секунд кына аерып торды - Туймазы районыннан килгән кунак Иван Гурточенко икенче булды. Баулы районы егете Илнур Гыймранов Виктория кушаматлы биядә мактаулы өченче урынга чыкты.

    Ярыш хозурын җирле атлар дәвам итте. Чабышка чыккан тугыз атның бишесе үзебезнең Бәйрәкә авылындагы "АгроМир" җәмгыятеннән килгән атлар булса да, күрше районнардан килгән чыбышкылар көчлерәк булып чыкты. Беренче урында - Баулы районыннан Танцор кушаматлы айгырда Динар Китапов, икенче урында - Туймазы районыннан Гранит кушаматлы алашада Дмитрий Бурганов, өченче урында - Тукай исемендәге җәмгыятьтән Мальчик кушаматлы атта Эмиль Хөсәенов. Ярыш юлына юртаклар чыкты. Ярышның бу төрендә дә бүләкләр читкә китте - мактаулы беренче урынны Башкортстанның Чакмагыч районыннан Блокпост кушаматлы айгырда Андрей Соколов яуласа, Туймазы районының "Йолдыз" фермер хуҗалыгыннан бертуган Алик һәм Виталий Васильевлар финиш сызыгын бер-бер артлы узды. Ат атланган ир-егетләр белән беррәттән гүзәл затларыбызның да ярыш юлына басуын билгеләп узу аеруча күңелле. Биек-Тау бистәсеннән килгән Гөлнара Мөхәммәтгазизова киләчәк Сабантуйларга дәрт өстәүче бүләк белән билгеләнде.

    Ат ярышларын быел яңалык көтүен хәбәр итеп өлгергән идем инде. Авыл эшчәннәренең уңганлыгын, булганлыгын җырларга салучы Сабантуй аларга "ат җене" кагылуын тагын бер төрле ярышта сынап карамакчы булды - дистанциягә җигүле атлар чыкты. Аларның хуҗалары бахбайларны башта тугарырга, аннан соң җигәргә һәм узыш юлына чыгарга тиеш булды. "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән килгән малбагар Рәмис Латыйповның, "АгроМир" җәмгыяте терлекчеләре Илнар Габдрахманов белән Айдар Нуриәхмәтовның осталыгын мәйдан тагын бер кат сынады. Атын бик тиз "сүтеп-җыйган" Илнар старт сызыгыннан беренче булып кузгалып китсә дә, бернинди чит ярдәмсез атын ярышка әзерләгән Рәмис аны дистанция уртасында узып китте. Ә менә Айдар йөгәнләгән Йолдыз кушаматлы атның, җигүле арбасы булуга карамастан, саф токымлы чабышкыларга тиң чабуы тамашачыларны "ах" дияргә мәҗбүр итте. Кызганыч, Йолдыз финишка җайдаксыз килеп җитте. Билгеле сәбәпләр аркасында арбасыннан сикереп төшеп калырга мәҗбүр булган ат хуҗасына бәла-каза килмәгән иде. Хөкемдарлар аңа өченче урынны бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: