Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бу гаилә изге күңелле кешеләрдән ярдәм көтә

    Тормыш шулай корылган инде: кемдер аны тигезлектә, бәхеткә төренеп уза, ә кемгәдер шул бәхетне сынаулар аша узып табарга кирәк. Менә шулай тыныч кына, беркайгысыз, балалар бәхетенә куанып, алга бик күп планнар корып яшәп ятканда аяз көнне яшен суккандай була. Безнең сеңлебез, дустыбыз, сыйныфташыбыз - Гайсина Зөлфия Газинур кызының гаиләсенә дә...

    Тормыш шулай корылган инде: кемдер аны тигезлектә, бәхеткә төренеп уза, ә кемгәдер шул бәхетне сынаулар аша узып табарга кирәк.


    Менә шулай тыныч кына, беркайгысыз, балалар бәхетенә куанып, алга бик күп планнар корып яшәп ятканда аяз көнне яшен суккандай була. Безнең сеңлебез, дустыбыз, сыйныфташыбыз - Гайсина Зөлфия Газинур кызының гаиләсенә дә көтмәгәндә кайгы килде. Гаилә башлыгы - әтиләре Гайсин Айнур пневмания авыруыннан дөнья куйды. Әле күптән түгел генә 30 яшен тутырган яшь әни 2006 һәм 2009 елгы улы һәм кызы белән өченче сабыйга йөкле килеш берүзе кала. Бүгенге көндә Зөлфия Урыссуда яши. Өйләренә су кермәгән, ул аны урамдагы колонкадан ташый. Айнурның үләренә берничә ай кала гына өйләрендә дә төзелеш эшләре башлап җибәрәләр. Әмма язмыш мәсьәләне башкача китереп куя шул. Бүген йортның бер ягы төзелеп бетмәгән, өйдә тишекләрдән җил өреп утыра, ә бит тиздән бу өйгә сабый кайтасы бар. Шунда кыш чыгарга кирәк. Салкыннар башланганчы тишекләрне ямап, йортны ничек тә булса җылытырга иде, ди Зөлфия. Моннан тыш ана кеше кредит та түли. Бүген Зөлфия балары өчен дип тырыша, алар дип яши. Аңа кыенлыклар алдында сынмаска, сыгылмаска безнең ярдәм кирәк!

    Изгелек кыл да, суга сал - кеше күрмәсә, балык күрер, дигән мәкаль бар. Әлбәттә, бүгенге көн өчен беренче карашка бу сүзләр туры да килеп бетми кебек, чөнки яшәешебез хәзер үзгәрде, кем ничек булдыра ала тырыша, тынгысыз хезмәт куя, тик башкаларга да ярдәм итәргә мөмкинлек таба. Әйдәгез, райондашлар, бүген үз балагызга бер чупа-чупс, яисә татлы-баллы конфет-печеньелар алмыйча, әлеге гаиләгә ярдәм итик. Изгелек ул үзеңә әйләнеп кайта. Барыбыз да исән-сау, сәламәт булыйк. Бу матур, тыныч тормышта яшәвебезгә куанып, ярдәмләшеп яшәргә кирәк!

    Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Зөлфиянең счет номерларын бирәбез:

    408 178 106 624 521 261 34 Сбербанк России.

    Номер карты 4276 8800 7678 2337 срок 04/17

    Телефон номеры: 89375815889

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: