Киләсе көннәрдә республикада температураның тәүлек дәвамында сизелерлек үзгәрүе, юлларда бозлавык һәм тотрыксыз һава торышы фаразлана.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 21 мартта төнлә термометр баганалары минус 9 градуска кадәр төшәргә мөмкин, шул ук вакытта көндез һава температурасы 9 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне явым-төшем көтелми, кайбер урыннарда томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән җил, аның тизлеге 4–9 м/с булачак. Төнлә һәм иртән юлларда кайбер урыннарда көчле бозлавык саклана, бу транспорт хуҗалары һәм җәяүлеләрдән өстәмә саклык таләп итәчәк.
Якшәмбе, 22 мартта, төнлә температура минус 3–8 градус, көндез — плюс 3–8 градус диапазонында көтелә, ә республиканың көнбатышында һава плюс 11 градуска кадәр җылыначак. Дүшәмбе, 23 мартта, төнлә минус 1–6, көндез — плюс 4–9, көнбатышта — плюс 12 градуска кадәр булачак.
Нет комментариев