Акбаш почтальоннары әбунә компаниясе буенча җиткерелгән планны тулы күләмдә үтәгәннәр.
"Ютазы таңы"на язылу буенча биредә 2013 елның икенче ярты еллыгы дәрәҗәсенә чыкканнар: район газетасына әбунәне 46 кеше рәсмиләштергән. Почта элемтәсе бүлеге начальнигы Гүзәлия Зиннурова һәм почтальон Гүзәлия Вәлиәхмәтова әлеге өлкәдә саллы хезмәт стажына ия, һөнәрләренең чын осталары.
- Алар үз эшләренә җаваплы карый, авыл халкы белән уртак тел таба белә, - ди хезмәттәшләре турында район почта элемтәсе узелының эксплуатация бүлеге инженеры Тәкмилә Әхмәдиева.
Вәлиәхмәтова сүзләре буенча, аңа үз эше, кешеләр белән аралашу ошый. Алар күп укый, бәлки шуңадыр да?
Нет комментариев