Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бәйрәкәдә хәрби хезмәткәр белән хушлашу митингы булды

Бәйрәкәдә хәрби хезмәткәр Рөстәм Зәйдуллин белән хушлашу мәрасиме булды.

Рөстәм Ильяс улы Зәйдуллин Бәйрәкә авылында туып үскән, биредә мәктәпне тәмамлаган. 2024 елның гыйнварында Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция территориясенә хезмәт итәргә китә. Ул 2024 елның февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Сугышчы белән хушлашу тантанасына республика вәкилләре, Азнакай һәм Ютазы районнары җитәкчеләре, җирлек башлыклары, оешма- учреждениеләр җитәкчеләре, Бәйрәкә авылы халкы һәм райондашлар килде. 

Гадәттәгечә хушлашу мәрасиме мөселман кануннары буенча, Коръән сүрәләрен укудан башланды. ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев кайгы уртаклашу сүзләре белән чыгыш ясады. Ул кыскача гына илебезгә төшкән җитди сынауга тукталып, махсус хәрби операцияда катнашкан егетләрнең кыюлыгы һәм батырлыгын билгеләде, һәм яуда һәлак булган якташыбызның гаиләсенә чын күңелдән аларның кайгысын уртаклашуын белдерде. Аңа район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин да кушылды, ул Ютазы районыннан махсус хәрби операция территориясендә 130-дан артык егетнең хезмәт итүен һәм аларның һәрберсенең якташларының йөрәкләрендә булуын билгеләп үтте. Азнакай районы башлыгы урынбасары Роза Галиева, Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов та һәлак булган яугирнең туганнары һәм якыннары белән зур югалту ачысын уртаклашты. 

Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты хәрби комиссары Илшат Хәлитов бүген дәвам иткән махсус хәрби операциянең Көнбатыш чакыруына җавап булуын искәртте. Вакыт узачак, дип билгеләп үтте ул, һәм Рәсәйнең һәлак булган һәр сугышчысының исеме алтын хәрефләр белән ил тарихына язылып калачак. 

Бер минут тынлык, тере чәчәкләр кую һәм яугирне соңгы юлга озата бару...

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев