Бүген Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең 50-еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды
Төп яңалык

Бүген Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең 50-еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды

Бүген Урыссу сәнгать мәктәбе үзенең ярты гасырлык юбилеен күп санлы кунаклар арасында тагын бер кат бәйрәм итте.

Тантана сәбәпчеләрен һәм тамашачыларны - район советы депутатларын, предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен, җәмәгатьчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул Урыссу сәнгать мәктәбенә һәм аның күркәм уңышларга ирешкән укытучыларына лаеклы бүләкләр тапшырды. Ә инде мәктәпнең күп кырлы талантка ия нәни хуҗалары үзләренең остазлары белән тамашачыларны чын сәнгать дөньясына сәяхәт кылдырды.


Нет комментариев