Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар һәлак булган якташыбыз белән хушлашты

Район халкы Кәрәкәшле авылында туып үскән Нәсим Гәрәевне соңгы юлга озатты.

Нәсим Гәрәев 2022 елның 1 октябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла, 2023 елның 10 октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Район җитәкчелеге вәкилләре, хезмәт һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, җирлек башлыклары, туганнары һәм якыннары якташлары белән хушлашырга җыелды. Озату мәрасимендә, мөселман дине буенча, мәрхүмгә багышлап Коръән сүрәләре укылды.

Матәм чарасында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин чыгыш ясады. Ул Нәсим Гәрәевнең әнисенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты, бу ачы югалту кайгысын барлык район халкы уртаклашуын билгеләп үтте.

- Безнең районның күп кенә егетләре Ватан чакыруына җавап бирде, - диде ул, - алар махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итүләрен дәвам итә. Әмма бу мәңге дәвам итә алмый һәм, иртәме-соңмы, дөреслекнең җиңүе белән тәмамланачак. Без бүген илебезнең иң мөһим чикләрендә булучыларның җилкәсенә төшкән барлык җаваплылыкны һәм авырлыкны аңлыйбыз. Шуңа күрә район җитәкчелеге аларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтергә тырыша. Безнең һәммәбез дә каһараманнарыбыз белән бүтән мондый ачы хушлашулар булмаячагына өметебезне югалтмыйбыз.

Ватанга тугры хезмәт итү турында Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Хәлитов та билгеләп үтте.

- Вакыт җитәр, сугыш бетәр, - диде ул үз чыгышында, - сугыш кырында башларын салган Ватаныбызның иң яхшы улларына һәйкәлләр куячаклар, исемнәрен алтын хәрефләр белән мәрмәр плитәләргә уеп язачаклар. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой Гәрәев, вафатыннан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Хәлитов бүләкне сугышчының әнисенә тапшырды. Һәлак булган солдат истәлегенә чәчәкләр салынды... Тынлы оркестрның матәм маршы астында сугышчының гәүдәсен адәм баласының соңгы сыену урынына - авыл зиратына алып киттеләр.  

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев