Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Күңелле, мул ярминкә

Урыссу бистәсенең үзәк базарында күңелле җырлар яңгырый: район мәдәният йорты артистлары халыкны әнә шулай авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыра.

Ярминкәдә быел да бәрәңге, кишер, кәбестә, ташкабак, бал һәм башка бихисап азык-төлек тәкъдим ителде. Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре район халкын көзге мул нигъмәтләр, шулай ук кышка әзерләнгән тәмле ризыклар белән сөендерде.

Бәяләр дә ул кадәр кыйммәт түгел иде. Әлеге ярминкә Өлкәннәр көненә багышланды, шуңа күрә дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы әгъзалары өлкән яшьтәге сатып алучыларга роза чәчәкләре бүләк итте. Ярминкә мәйданы бәйрәм мохитенә чумды. Җырчылар һәм иҗат коллективлары үзләренең күңелле җырлары белән дөньяның борчу-мәшәкатьләрен оныттырды. Ә сатып алучылар ярминкәдәге азык-төлек белән танышты, үзләренә кирәк ризыкларны сатып алды, әмма өйләренә кайтырга ашыкмады.

Сүз уңаеннан, ярминкәдә социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган «Бәхетнең бер өлешен бүләк ит» чарасы да гамәлдә булды. Теләүчеләр үзләре сатып алган ризыкларын мохтаҗлар өчен куелган махсус арбада калдырды.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев