Район укучылары “Калфаклы сандугач” бәйге-фестиваленең йомгаклау турыннан дипломнар белән кайттылар
Төп яңалык

Район укучылары “Калфаклы сандугач” бәйге-фестиваленең йомгаклау турыннан дипломнар белән кайттылар

Казан шәһәрендә Бөтендөнья Татар конгрессы, ТР композиторлар Берлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Сара Садыкова исемендәге "Калфаклы сандугач" VIII регионара ачык бәйге-фестиваленең йомгаклау туры узды.

Анда безнең районнан Дим-Тамак мәктәбеннән Алия Шәйгоманова (җитәкчесе Алсу Гәрәева), Урыссу гимназиясеннән Ильвина Вәлиева һәм Зилә Лотфуллина (җитәкчеләре Зилә Гарифуллина), Урыссу 3 санлы урта мәктәбеннән Айгөл Гарипова (җитәкчесе Зөлфирә Гарипова) катнашып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнеп кайтканнар.


Нет комментариев