“Сихри каләм” берләшмәсендә кулына каләм алган Алинәнең каләме чынлап та сихри булып чыккан
Төп яңалык

“Сихри каләм” берләшмәсендә кулына каләм алган Алинәнең каләме чынлап та сихри булып чыккан

Казан шәһәрендә узган "А.С. Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында" I Республикакүләм бәйгесендә Балалар иҗаты үзәгенең Гөлнар Садрутдинова җитәкчелегендәге "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе Алинә Әхмәтова катнашкан.

Урыссу гимназиясенең 8 сыйныфында белем алучы кыз үзе иҗат иткән "Тыңлап барам" исемле шигыре белән чыгыш ясаган. Алинә республика бәйгесендә III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган.


Нет комментариев