Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Узган ел Татарстанда 3 миллионнан артык турист булган

Инфраструктураны үстерү, зур халыкара чаралар уздыру, уңай инвестиция мохите Татарстанга Россиядә туризм үсешендә алдынгы булу мөмкинлеген тудырды.

Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадында өстенлекле һәм яхшы үсеш алган тармакларның берсенә әйләнде. Бу хакта бүген Туризм буенча Татарстан дәүләт комитетының 2017 ел йомгаклары коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.

Алексей Песошин инфраструктураны үстерү, зур халыкара чаралар уздыру Татарстанга Россиядә туризм үсешендә алдынгыларның берсе булу мөмкинлеген тудыруын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, узган ел Татарстанда 3 миллионнан артык турист булып китте.

Заседание коллегии Государственного комитета Республики Татарстан по туризму "Об итогах работы Государственного комитета Республики Татарстан по туризму в 2017 году и задачах на 2018 год". Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин. Фото Марсель Бадыкшин

Республика кунаклары аеруча ике тарихи урынны - борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген үз иткән. Бүгенге көндә аларның һәркайсында ярты миллионлап турист була.

Татарстан Хөкүмәте рәисе сүзләренчә, Алабуга, Чистай, Тәтештә дә күрсәткечләр яхшы. Узган елда Татарстан һәм аның истәлекле урыннары туризмны үстерү буенча күп кенә Россия һәм халыкара рейтингларда лидерлар булып танылган.

Алексей Песошин туризм объектлары туристлар барып җитәрлек һәм уңайлы булырга тиеш, дип саный. Бу транспорт юлларына да, музеей, кунакханә, рестораннар эшенә дә кагыла. Объектлар турында чит телләрдә дә тулы мәгълүмат, чит телләр белүче персонал һәм кунакларны тиешле дәрәҗәдә кабул итү булырга тиеш. Моннан тыш, теләсә кайсы турист өчен аңлаешлы туристик навигация системасын булдыру кирәк. Бу бигрәк тә 2018 елгы футбол буенча ил чемпионатын көткәндә бик мөһим.

Заседание коллегии Государственного комитета Республики Татарстан по туризму "Об итогах работы Государственного комитета Республики Татарстан по туризму в 2017 году и задачах на 2018 год". Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин. Фото Марсель Бадыкшин

Алексей Песошин эчке туризм агымына аеруча әһәмият бирү кирәклеген җиткерде. "Бу экотуризм да, авыл туризмы да, вакыйгалы туризм да. Эчке туризмны популярлаштыруда гаммәви матбугат чаралары зур роль уйный. Беренче чиратта, бу Интернет чыганакларын файдалану", - диде ул.

Туристларны җәлеп итүдә Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге милли-мәдәни татар автономияләрен һәм татар диаспораларын файдалану мөмкинлекләрен ачу кирәктер, дип саный Песошин. Әлеге юнәлештә Россиянең татарлар яшәгән төрле субъектларында һәм якын чит илләрдә Татарстанның туристик мөмкинлекләрен презентацияләүне оештыру мөһим.

Заседание коллегии Государственного комитета Республики Татарстан по туризму "Об итогах работы Государственного комитета Республики Татарстан по туризму в 2017 году и задачах на 2018 год". Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин. Фото Марсель Бадыкшин

Эчке туризмны җәелдерү - Россия Президенты Владимир Путинның стратегик башлангычларының берсе. Россиядә эчке һәм читтән керү туризмын 2011-2018 елларга үстерүгә исәпләнгән Федераль программа эшли. Аның кысаларында Россия төбәкләрендә дәүләт-шәхси партнерлык шартларында заманча инфраструктура булдырыла да инде. Россия Президенты эчке Россия туризмы мөмкинлекләре бик зур булуын һәм инфраструктураны җәелдерү эшен актив алып баруны дәвам итәргә кирәклеген җиткерә.

"Татарстанда эчке туризм үсеше көчле. Безнең мәйдан зур һәм ул кызыксыз була алмый. Эчке туризмны үстерү программасы бар, без аны дәвам итәчәкбез. Эчке туризмда бездә чикләр юк, ул бик зур. Кешеләр анда барып җитеп яхшы ял итсен өчен шартлар тудырырга гына кирәк", - дип өстәде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев