Ютазы районы аграрчылары көндәлек эшләр турында сөйләште
Төп яңалык

Ютазы районы аграрчылары көндәлек эшләр турында сөйләште

Кичә "Уңыш" җәмгыяте базасына оператив киңәшмәгә җыелган район агорсәнәгать тармагы җитәкчеләре көн кадагында торучы проблемалар турында киңәш-табыш корды.

Бүгенге көндә төп проблемаларның берсе - ул терлек азыгы туплау. Елның бик үк кулай килмәвен исәпкә алганда, ботак-яфрак азыкны, дару үләннәрен дә мулдан хәзерләү артык булмаячак, дип ассызыкады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфирт Хәйретдинов. Бөртекле культураларны тәрбияләү, шулай ук, бүгенге көн бурычы. Җитәкчеләр ферма территорияләрен, терлек абзарларын чистарту, аларга ремонт уздыру турында да фикер алышты.


Нет комментариев