Ютазы районының эшмәкәрләре яңа эш урыннары булдыру турында киңәшмә корды
Төп яңалык

Ютазы районының эшмәкәрләре яңа эш урыннары булдыру турында киңәшмә корды

Кичә район башкарма комитетының утырышлар залында республика икътисад министрының беренче урынбасары - Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгәтуллин, республикада эшмәкәрлекне хуплау фонды генераль директоры Андрей Афонин, аның урынбасары Азат Гайнетдинов һәм башка вәкаләтле шәхесләр районның кече һәм урта бизнес ияләре белән яңа җитештерү участоклары булдыру темасына киңәшмә уздырды.

Казан кунаклары эшмәкәрлекне үстерүдә кулай вариантларны тәкъдим итү белән беррәттән, залдан яңгыраган күп санлы сорауларга да җавап тотты.

Нет комментариев