Балалар бакчасында милли тәрбия
Мәгариф

Балалар бакчасында милли тәрбия

Яңа Каразирек авылының "Карлыгач" балалар бакчасында "Яследә милли тәрбия" темасы астында семинар узды.

Тәрбияче Рузалия Мингалеева һәм музыкаль җитәкче Светлана Сагдеева әзерләгән "Күл буенда" дип исемләнгән тәрбияви-музыкаль чара район балалар бакчаларыннан килгән тәрбиячеләрнең күңеленә бик тә хуш килде, дип хәбәр итә бакча мөдире Диләрә Мөхәммәдиева.

Нет комментариев