"Көзге байлык" исеме астында ел саен уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары да читтә калмаган.
Ярминкә алдыннан аларның һәрберсе каршына бурыч куелган: үзенчәлекле кайнатма яисә компот кайнатырга, көзге байлыктан салат ясарга, гөмбә һәм урман чикләвеген кулланып ризык әзерләргә, чәчәк бәйләме төзергә, киптерелгән яфраклардан картина, табигать материалыннан вак-төяк әйберләр ясарга, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән кәрҗин бизәргә. Зәвыклы килеп чыккан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз