Безнекеләр сынатмадылар
Азнакай районы Актүбә мәктәп-интернатында VIII төр махсус (коррекцион) учреждение укучылары арасында өстәл теннисы буенча VIII Республика зона этабы ярышы узды.
Ярышлар 2012-2013 уку елында Россиядә махсус олимпиада программасы нигезендә үткәрелде. Урыссу мәктәп-интернатыннан 8 сыйныф укучысы Ольга Михайлова әлеге ярышларда икенче урынга һәм икенче дәрәҗәдәге медаль белән Дипломга лаек булды. Мәктәп-интернатның физик культура укытучысы Фәнис Зәйдуллин җитәкләгән команда өченче урынны яулап, өйгә грамота һәм күчмә кубок белән кайтты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз