Урыссу гимназиясенең укучылары һәм укытучылары төрле бәйгеләрдә уңышлы катнашалар.
Мәсәлән, 2 сыйныф укучысы Роман Маслов (укытучысы Э. Маслова) "Әдәби хәзинә" Республика бәйгесендә "Юбиляр китаплар" номинациясендә беренче урынны яулады. Шул ук бәйгедә, "Чит ил әдәбияты" номинациясендә 3 сыйныф укучысы Азалия Фәйзуллина (укытучысы А. Газиева) шулай ук беренче урынга лаек булды. Ә "Химаячелек дәресе" Халыкара бәйгесендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Маслова лауреат булды.