Урыссуның 2 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар үткәрелде.
Бу көнне укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү технологиясе тикшерелде. Район педагоглары каршында Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты укытучылары Р. Хәйдәрова һәм Р. Исхакова чыгыш ясадылар. Искәртәбез, Хәйдәрова - рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслек авторы. Семинар барышында ата-аналар һәм укучылар белән эшләү өчен яңа методик белешмәләр тәкъдир ителде.