Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Каразирек мәктәбе укытучысы үз коллегасы турында эссе язган

    Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы.

    Ләкин табигать күренешләреннән аермалы буларак, кеше узган гомеренә борылып карый, үткән тормышын барлый, эш-гамәлләрен бәяли, хаталарын төзәтә ала. Шунысы белән бәхетле ул. Шундый бәхетлеләрнең берсе турында сөйләргә телим язмамда. Героем - Галим Вильданов исемендәге Каразирек мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Кәлимова.
    Тумышы белән җырларда мактап җырланган Баулы якларыннан ул. Татар Кандызы - туган авылы. Районның иң көчлеләрдән саналган мәктәптә иптәшләреннән калышмыйча уку кызга бер дә җиңел бирелми. Мәктәп даими хәрәкәттә була: бәйгеләр, төрле кичәләр, атналыклар, ярышлар, кунаклар, ачык чаралар... Чәчрәп торган актив кыз шулар уртасында кайнар. Өйгә бары тик кунарга гына кайтыла. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм дигән сорауга җавап тиз табыла: бер икеләнүсез - укытучы булырга.
    Ләкин тормышта көтелмәгән борылышлар да булгалый шул. Язмыш булачак укытучыны бу хезмәтеннән берничә елга ераклаштырып тора. Яшьлек романтикасы Гүзәлне Әлмәт шәһәренә алып килә һәм ул дүрт ел заводта эшли. Тормыш тәҗрибәсе туплап, балачак хыялының ныклы икәнен аңлагач, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Башлангыч сыйныф укытучысы дипломы алган кыз, читтән торып югары белем ала. Картадан гына кайда урнашканлыгын күрсәтеп, районның бөтенләй икенче башындагы
    Каразирек мәктәбенә эшкә юллануына да 27 ел тулган икән ләбаса. Бу еллар эчендә күпме борчылу-шатлыклар, йокысыз төннәр һәм дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән бергә үткәргән бәйрәмнәр, тынгысызлыган ачык дәресләр, беренче җиңүләрнең ләззәтле күз яшьләре. Ә җиңүләре күп тырыш мөгаллимәнең. Узган елдагы уңышлары гына да бихисап: Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча укучысы Республика олимпиадасында беренче урын алып, Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына, ә үзе "Иң яхшы тарих укытучысы" бәйгесендә педагогик осталыгын күрсәтеп, район башлыгы грантына ия була. Шул ук елны Гүзәл Рәшит кызы "Ел укытучысы" бәйгесендә җиңүче булып таныла. "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә аңа тиңнәр табылмый. Мактау кәгазьләрен, дипломнарны саный китсәң, алар шактый. Хәер, эш анда мени? Иң мөһиме - үз эшеңне яратып, теләп, аңардан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә.
    Укытучы һөнәренә гомере буе тугры булып калуын Гүзәл Рәшит кызы остазларының, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларын, аңлауларын, проблемаларны чишүнең дөрес юлларын күрсәтүләрен атый. Үрнәк алырдай көчле һөнәрманнар белән эшләргә насыйп булуына ул бүген дә сөенеп туя алмый. Каразирек мәктәбендә озак еллар укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, компетентлы, тирән белемле Рушания Шәйнур кызы Талипова, эшенә чын күңелдән бирелгән, гади авыл баласына махсуслашкан мәктәпләр дәрәҗәсендә белем биргән чит телләр укытучысы Резидә Равил кызы Валькаева, тирән эрудицияле, гаять кешелекле һәм ярдәмчел биология һәм география укытучысы Әнисә Әхсан кызы Сабитова, сүз остасы, эшен, барыннан да бигрәк балаларны яратучы, рус теленә, аның әдәбиятына үз үрнәгендә мәхәббәт тәрбияләүче Фирүзә Әхәт кызы Ситдыкова аңа һәрчак маяк була. "Өйрәттеләр, аңлаттылар, юаттылар, кирәк булса, ачуландылар. Ләкин бер вакытта да битараф булмадылар",- ди ул хезмәттәшләре турында.
    Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Гүзәл Рәшит кызы гади укытучы гына түгел, ул инде ун елдан артык җаваплы вазифа башкара - директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Көннән-көн балаларны тәрбияләү авырлашкан вакытта, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Әмма безнең хезмәттәшебездә рухи көч кенә түгел, физик көч тә җитәрлек. Район күләмендә үткән спартакиада, ярышларда - чаңгыда чабумы, йөгерүме - укытучыбыз призлы урында.
    Бар нәрсәгә дә өлгерә ул. Мәктәп кысаларында гына түгел, авылда үткән барлык чараларга да эчтәлекле программалар төзи, үзе үк шул чараларны оештыра һәм алып бара. Матур-матур шигъри юллар язардай илһам да килә ул вакытта Гүзәл Рәшит кызына. Хәзер инде ул үзе хезмәттәшләренә ныклы таяныч, киңәшче һәм остаз.
    Гаиләсендә дә ныклы хатын-кыз ул. Тормыш йөген җигелеп тартудан бер дә тайчынмый. Вакыты белән ишле мал-туарлы сарайның падишаһына әверелә, вакыты белән шул малларны иркен көтүлеккә алып чыгып китеп, тирән уй-кичерешләргә бирелә. Шулай да хатын-кызга хас булган нәзәкатьлелекне, мөлаемлыкны, сабырлыкны саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат ул. Тормыш иптәше Наил белән алма кебек ике кыз үстерделәр, аларга югары белем биреп, икесенә дә гөрләтеп туй ясап, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер аларның куанычларына шатланып яшиләр.
    "Укытучы - оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберләре, кайвакыт, сихәтләнергә дә теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән", - дигән сәзләрне әйтергә ярата педагог. Әйе, укучыларын шатландырып,аларны аңлап, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә әле эшләргә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: