Татарстан Республикасы мәгариф системасында көндәшлеккә сәләтле һәм квалификацияле яшь кадрлар әзерләү максатыннан, "Педагогик Олимп - 2013" бәйгесе уза.
Безнең районнан сәләтле ике яшь укытучы А. Яковлева (Димтамак мәктәбе) һәм Л. Вәлиева (Урыссуның 2 санлы мәктәбе) әлеге бәйгедә катнашып, республика этабына уздылар. Алда үз фәнни темаларын яклау максаты тора. Уңышлы чыгыш ясаган очракта, укыту, фәнни-эзләнү һәм иҗтимагый тормышта актив катнашканнары өчен аларны бүләк көтә.