Уку елы ахырында Урыссу гимназиясе укучылары Баулы гимназиясендә үткән "XXI гасыр фәненә - яшьләр" фәнни-гамәли конференциядә актив катнашканнар.
Укучылыр тәкъдим иткән эшләр лаеклы бәяләнгән. Әйтик, Камил Гарифуллин - математикадан, Алия Шакирҗанова татар теленнән мактаулы өченче урыннарны яулаган өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз