Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу коррекцион мәктәбе укучылары «Мин дөньяны коткарам!» дип аталган бәйге үткәрделәр

    Урыссу коррекцион мәктәбе укучылары «Мин дөньяны коткарам!» дип аталган асфальтта рәсем төшерү бәйгесендә катнаштылар.

    Конкурс мәдәният бүлеге һәм балалар иҗаты үзәге тарафыннан «Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында оештырылды. Сурәтләрендә балалар планетада тыныч тормышны ничек күзаллауларын чагылдырдылар. Шулай ук алар хәрәкәт конкурсларында катнаша алды, табышмакларга җаваплар табуда ярышты, күңелле балалар дискотекасында биеде. Барлык бәйгедә катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: