Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуның 4 санлы мәктәбе укучысы “Ватанга хезмәт итәм” республика бәйгесендә катнашкан

    Урыссуның 4 санлы мәктәбе укучысы Милана Сәгъдиева күптән түгел "Ватанга хезмәт итәм" тарихи-мәдәни мәгълүмати проектлар ачык республика бәйгесенең Казанда узган финал этабында катнашкан.

    Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Казанның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты вәкилләре кергән оештыру комитеты кечкенә райондашыбызны икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләгән. Сүз уңаеннан, әлеге бәйгене оештыручылар үсеп килүче буын дикъкатен илебезнең тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итүне, балаларда ватанпәрвалык хисләре тәрбияләүне максат иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: