Ютазы укучысы Алсу Закирова КФУда олимпиадаларда катнашучыларны хөрмәтләү тантанасында катнашты
Мәгариф

Ютазы укучысы Алсу Закирова КФУда олимпиадаларда катнашучыларны хөрмәтләү тантанасында катнашты

Күптән түгел Казан Дәүләт Федераль университетында фәннәр буенча уздырылган төбәкара олимпиадаларда катнашучыларны хөрмәтләү тантанасы үтте.

2014-2015 уку елында әлеге олимпиадада Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 25 меңгә якын укучы катнашып, үз белемен сынады. Бүләкләнү тантанасында Ютазы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алсу Закирова да катнашты. Алсу (укытучысы - югары квалификацион категорияле мөгаллимә Лилия Вәлиуллина) татар теле буенча төбәкара олимпиадада призер булып, II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.


Нет комментариев