Районыбызның өч инглиз теле укытучысы чит ил мәгариф үзәкләрендә стажировка узачак.
Алар - Бәйрәкә мәктәбеннән Гөлшат Абдуллина (АКШның Бостон шәһәренә юллана), Кәрәкәшле мәктәбеннән Фәридә Насырова (Бөекбританиянең Кембридж шәһәренә юллана) һәм Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Гөлшат Касимова (Бөекбританиянең Брайтон шәһәренә юллана). Педагоглар 2013 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" гранты тапшыру бәйгесе финалистлары.