Ноябрь азагында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның Бөтенроссия " Шигъри Сабантуй" бәйге-фестивале узды.
Әлеге чарада Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-б сыйныфы укучысы Хәйретдинова Динара үзе иҗат иткән әсәрләре белән катнашты( Җитәкчесе- Л.Г. Вәлиуллина). Чара барышында укучылар татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашты, мастер-класслар эшендә катнаштылар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз