Ютазы сандугачларын Казанда да ишеттеләр
Балалар музыка мәктәбенең халык иҗаты бүлеге өчен апрель бай эчтәлекле һәм файдалы булды, шулай да нык әзерлек һәм туктаусыз репитицияләр үз нәтиҗәләрен бирде.
"Пробуждение" рус җыры ансамбле "Безне җиңүгә Катюша рухландырды" республика рус җырын башкаручылар конкурсының II дәрәҗәдәге лауреаты булды. "Ак Барс" мәдәни үзәгендә узган тәэсирләндергеч гала-концертта ансамбльдә катнашучылар "Радость Победы" җыры белән чыгыш ясады. Надия Имаевага ун көнгә диярлек уку турында онытып торырга туры килде. Ул "Созвездие-Йолдызлык" суперфиналында, "Сандугач сайрар илем" фестивале гала-концертларында шәп чыгыш ясады, "Безне Катюша җиңүгә рухландырды" ансамбле составында да ялгыз җыр белән катнашты. "Сударушка" рус җыры ансамбле Октябрьский шәһәрендә узган славян мәдәнияте Төбәкара конкурс-фестиваленең II дәрәҗәдәге лауреаты булды. Безнең көчле тавышлы кызларыбыз кайнар алкышларга лаек булган һәм кырыс жюрины әсир иткән. Башкортстанда алар беренче тапкыр чыгыш ясады һәм соңгы тапкыр гына булмас дип уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев