Агымдагы елда укучылар нинди көннәрдә имтихан тапшырачаклар
Мәгариф

Агымдагы елда укучылар нинди көннәрдә имтихан тапшырачаклар

2014 елда бердәм дәүләт имтаиханнары 26 майда башланачак.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрылыгындагы мәгълүматларга караганда имтиханнарда үзгәрешләр көтелми. Шулай итеп: 26 май - география һәм рус әдәбияты, 29 май - рус теленнән, 2 июнь - чит телләр һәм физика, 5 июнь - математикадан, 9 июньдә - информатика, биология, тарих фәннәреннән, 11 июнь - җәмгыять белеме, химия, 16-19 июнь - резерв көннәр. Шуны да әйтеп узарга кирәк, яңа закон буенча БДИ нәтиҗәләре белешмәсе ике елга түгел, дүрт елга яраклы булачак.


Нет комментариев