Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Акбаш авылы тәрбиячесе Нурия Нигъмәтҗанова балалар белән тиз уртак тел таба

Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми. Ул белә - һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы. «Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.

Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яраткан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе. Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.

Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана. Мин сезгә Акбаш авылы "Карлыгач" балалар бакчасында эшләүче, үзенең бар гомерен тәрбияче һөнәренә багышлаган кеше Нурия Нигъмәтҗанова турында сөйлисем килә. Мин Нурия апаның җитезлегенә, булганлыгына сокланам. Эшкә килгәнче авыл җирендә генә була торган, бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарып килергә өлгерә. Әлбәттә, болар барысы да зур хезмәт сорый. Агымдагы елда Нурия Тәлгать кызы үзенең 50 шьлек юбилеен билгеләп узды.

Тәрбияче хезмәте зур түземлелек, сабырлык таләп итә. Ул әти-әниләр белән уртак тел табып эшли белә. Мин балалар бакчасында эшләүчеләрне бәхетле дияр идем, чөнки алар явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйлар арасында эшлиләр, биредә бернинди усаллык, явызлык юк. Эшләре авыр, билгеле, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә. Нурия апада әлеге сыйфатларның барысы да бар. Менә мин дә әле кайчан гына үзем әлеге бакчага йөргән булсам, бүген инде безнең сабыйлар шул бакча сукмагын таптыйлар. Бүгенге көндә Нурия Нигъмәтҗанова канаты астында 11 бала тәрбияләнә. Нинди генә чаралар уздырмый ул сабыйлары белән: Тукай бәйрәме дисеңме, юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау, төрледән-төрле экскурсияләр... Тәрбиячемнең ягымлы тавышы әле бүген дә колагымда чыңлап тора. Моннан тыш, ул әле Акбаш авылы "Офык" халык театры актрисасы да. Сәхнәдә һәрвакыт төп рольләрне башкара.

- Бакчадагы хезмәтем дәверендә бер тапкыр да ата-аналар белән ачуланышканым булмады, Ходайга шөкер. Алай гына да түгел, мондый уйның бер генә тапкыр да башыма кереп караганы юк. Мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан еш кына алар белән чәй өстәлләре әзерләп, гаилә бәйрәмнәре, кичәләр оештырабыз, - ди ул.

Бүген Нурия апа ике кызы өчен яратып туймас әни, әбием дип өзелеп торучы дүрт оныгына яраткан дәү әни. Ходай Тәгалә сәламәтлек биреп, әле тагын озак еллар балалар арасында кайнашып яшәргә язсын сезгә безнең яраткан Нурия апабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев