Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларны ярату – ул зур сәләт

Ел саен, 27 сентябрьдә, Рәсәйдә Тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә

 

Бу көнне тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр котлаулар кабул итә. Бүгенге көндә Ютазы районында егерме бер балалар бакчасы исәпләнә. Аларның һәрберсендә балаларны һәм үз эшләрен яратучы чын һөнәрманнар эшли.

Сабыйларыбызга тәрбия биргәннәре, сабырлыклары һәм хезмәтләре өчен аларның барысы да рәхмәт сүзләренә лаек.  Бу хакта язар өчен гәзит битләре генә җитмәячәк… Шуңа күрә бүген бу игелекле һөнәрнең бер генә вәкиленә тукталырбыз.

Тамара Зыятдинова Урыссу бистәсенең 4нче балалар бакчасында инде егерме ике ел дәвамында өлкән тәрбияче булып эшли. Кечкенәдән үк Тамара тәрбияче булырга хыялланган. Октябрьский шәһәрендә туып үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы педагогия институтына укырга кергән. Анда ул булачак ире - Урыссу егете белән танышкан. Институтны тәмамлагач, ире белән бергә бистәгә күченеп кайтканнар. Һәм нәкъ менә биредә аның хезмәт эшчәнлеге башланган. Биш елга якын балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ә бала ялыннан соң яңа вазыйфага билгеләнгән, өлкән тәрбияче булып эшли башлаган. Алар ире белән бергә ике ул тәрбияләп үстергәннәр, олысына 29, кечесенә 19 яшь.

- Тамара Викторовна үзен белемле, ачык күңелле, үз эшенең остасы итеп күрсәтте. Аңа зур хезмәт сөючәнлек, үз һөнәренә һәм балаларга мәхәббәт хисе хас. Ул педагогик осталыгын камилләштерү өстендә даими эшли, педсоветларда, җыелышларда актив катнаша. Аны барысы да ярата һәм хөрмәт итә – хезмәттәшләре дә, балалар һәм әти-әниләр дә. Ул һәрчак ярдәмгә киләчәк, кирәк вакытта булышачак, - ди балалар бакчасы мөдире Лилия Марс кызы Шәфыйгуллина.

Тамара Зыятдинова белән аралашу миңа бик ошады. Ул ачык йөзле, елмаючан, күзләреннән нур балкучы ханым. Әңгәмәбез методик әдәбият, төрле төстәге папкалар, кәгазьләр белән тулы уңайлы бүлмәдә узды. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү алымнары, бакчада үткәрелүче чаралар, коллектив һәм тәрбияләнүчеләр турында сөйләде. Балалар турында сөйләгәндә, Тамара Викторовнаның күзләреннән җылылык, үзенә күрә бер мөлаемлык балкый.

- Мин балачактан ук тәрбияче булырга, балалар белән аралашырга хыялландым. Хәзер, нигездә, педагоглар белән эшлим. Балаларны тәрбияләү өчен педагогларны тәрбиялим. Күзәтәм, методик ярдәм күрсәтәм, педсоветлар, семинарлар уздырам, – ди Тамара Викторовна.

- Тәрбияче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дип кызыксынам мин.

- Тәрбияче өчен иң мөһиме - балаларны ярату. Бу һөнәр эчендә бик күп нәрсәләр үзара бәйләнгән. Игътибарлы, игелекле, иҗади, хыялга бай булырга, төрле башлангычлардан курыкмаска кирәк. Иң әһәмиятлесе, балалар белән эшләү теләге юкка чыкмаска тиеш, - дип җавап бирде ул.

- Гомумән, балалар белән эшләү авырмы?

- Ата-аналар белән эшләү балалар белән эшләүгә караганда катлаулырак. Ләкин безнең балалар бакчасында үзара аңлашу яхшы куелган. Чөнки балалар бакчасы коллективы бердәм һәм тотрыклы эшләп килә. Тәрбиячеләр ярдәмчел, аңлаучан һәм игелекле. Балалар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел таба беләбез. Ә безнең балалар иң яхшылар, тыңлаучаннар һәм шаяннар.

- Хәзерге балалар узган еллардагы балалардан ни белән аерыла? Бу өлкәдә эшләгән еллар эчендә тәрбия эшендә нәрсәләр үзгәрде?

- Хәзерге балаларның дөньяны кабул итүе башка, һәм монда ата-аналарның, тәрбиячеләрнең гаебе юк, кыскасы, шундый буын. Хәзерге балалар кечкенәдән диярлек кәрәзле телефоннар, интернет, телевизор белән таныш. Шуңа күрә аларның игътибары тиз югала, алар рәсемнәрнең гел үзгәреп торуына күнеккән, бер төрдә уздырылган чараларны кабул итү аларга авыр бирелә. Тәрбиячеләр, бу үзенчәлекне аңлап, заман белән бергә атларга тырыша, кызыклы һәм күңелле дәресләр үткәрә. Балалар бакчасында даими рәвештә тематик чаралар уздырыла. Шулай ук төрле юнәлешләр буенча белем бирү дәресләре дә алып барыла. Сүз уңаеннан, 2014 елдан мәктәпкәчә учреждениеләр мәгарифнең беренче баскычы булып тора.

Безнең педагоглар төрле өлкәләрне берләштерергә тырыша. Бер үк вакытта танып-белү үсеше дә, сәнгати-эстетик яктан да үсеш бара. Белем бирү стандарты буенча, хәзер бер атна дәвамында без бер теманы ачып бирүне максат итеп куябыз, атна ахырында йомгак ясала, рәсем күргәзмәләре, төрле чаралар уза, кул эшләре ясала.  Элек дәресләр методик әсбаплар буенча уздырыла һәм һәр темага билгеле сәгатьләр бүленеп бирелә иде. Хәзер тәрбиячеләргә күбрәк иҗадилык һәм җаваплылык бирелә, чөнки һәр педагог балалар бакчасы коллективы тарафыннан стандарт нигезендә эшләнгән белем бирү программасына үз уй-теләкләрен кертә, - дип аңлатты Тамара Викторовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев