Гимназиядә ачык ишекләр көне
Мәгариф

Гимназиядә ачык ишекләр көне

18 май көнне гимназиядә 2 һәм 4 санлы Урыссу мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары һәм шулай ук гимназиягә 1 сыйныфка керүче укучылар өчен ачык ишекләр көне уздырылды.

Балалар гимназиянең уку-укыту эшләре, материаль-техник базасы белән таныштылар, уку кабинетларында экскурсияләрдә булдылар. 1 сыйныфка керүче балалар һәм аларның ата-аналары өчен дәрес-очрашу уздырылды. Ә 9 сыйныф укучылары арасында 10 сыйныфка гимназиягә укырга килергә теләүчеләр дә табылды.


Нет комментариев