Күптән түгел Балалар иҗаты үзәгендә район мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны кисәтүче отрядлар арасында республика бәйгесенең район этабы узды.
Бәйгенең төп бурычы - мәгариф учреждениеләрендә кисәтү эшен оештыру нәтиҗәлелеген билгеләү. Тапшырылган эшләрдә - аналитик белешмәдә, фотоальбомнарда, компьютер тәкъдимнәрендә отрядлар үзләренең төп юнәлешләрен билгеләгәннәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча Урыссуның 3 санлы мәктәбе - беренче, Урыссуның 2 санлы мәктәбе - икенче, Кәрәкәшле мәктәбе - өченче урынга чыкты. Әлеге мәктәп отрядларының эшләре республика бәйгесенең читтән торып үткәрелүче этабына җибәреләчәк, диделәр мәгариф бүлегендә.
Нет комментариев