Быел 99 көллият һәм техникум абитуриентларга белем бирү программалары тәкъдим итә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте.
«Кабул итү өчен документларны кампаниянең беренче көненнән алып 15 августка кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Буш урыннар булган очракта кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.
Документларны тапшыруның берничә ысулы каралган. Аерым алганда, мәгариф оешмасына шәхсән килергә, почта элемтәсе, электрон почта яки көллиятнең рәсми сайты функционалы аша заказлы хат белән җибәрергә, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга мөмкин.
Кабул итү кагыйдәләре, белгечлекләр исемлеге һәм бюджет урыннары саны турында мәгълүматны уку йортларының кабул итү комиссияләрендә, шулай ук мәгълүмат стендларында һәм оешмаларның рәсми сайтларында алырга мөмкин.
Нет комментариев