Каразирек авылы укучылары кышны озатканнар
Мәгариф

Каразирек авылы укучылары кышны озатканнар

Каразирек мәктәбенең 8 сыйыф укучылары кыш белән саубуллашканнар.

Имаш күле буена җыелган балалар күңелле уеннар уйнаганнар: компос белән азимут тапканнар, кар өстендә футбол уйнаганнар, чаңгыда эстафета уздырганнар. Ике командага бүленеп, учак ягып җибәрүдә тапкырлыкка көч сынашканнар. Малайлар һәм кызлар әлеге көннән бик канәгать калганнар.


Нет комментариев