Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кече Урыссу авылы балаларының көзге каникуллары күңелле уза

Көзге каникулларның бер көнен Кече Урыссу мәктәбенең 5 сыйныф укучылары, ата-аналар комитеты белән берлектә, күрше Бәйрәкә авылына экскурсия оештырды.

Беренче тукталышыбыз - авыл музее. Экскурсовод Әлфия Хаҗиева авылның оешу тарихын, мәдрәсәләре, атаклы кешеләре, төрле вакыйгалар турында тәсфилләп сөйләп, балаларны таң калдырды. Сугыш чоры кораллары детальләре, борынгы көнкүреш әсбаплары, эреле-ваклы хуҗалык җиһазлары күргәзмәсе дә битараф калдырмады. Укучылар, герләрне бизмәндә үлчәп карадылар, кул тегермәнен әйләндереп, бодай тарттылар - алар бик күп яңалык үзләштерделәр.

Икенче тукталышыбыз - китапханә. Балалар бик теләп китап фонды, төрле күргәзмәләр белән танышты. Ә мәдәният йорты хезмәткәрләре исә безнең балаларыбызга, гомумән, уен-ярышлар оештырды. Урамдагы ачы җилдән өшеп кергән малайлар һәм кызлар тирләп-пешеп ярыштылар, биеделәр. Күңелле мизгелләр белән вакытның бик тиз узып киткәнен сизмәдек тә. Онытылмаслык көн бүләк иткән өчен рәхмәт әйтәбез күршеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев