Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өч фән буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле

Бүгенге көндә химия, география һәм әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле.

2020/2021 уку елында Ютазы районында, республика нәтиҗәләре белән чагыштырганда, география һәм әдәбият фәннәре буенча нәтиҗәләр югарырак. Район буенча уртача балл түбәндәгечә: география - 83 балл (Татарстан Республикасы буенча – 62,71).

Әдәбият буенча да күрсәткечләр яхшырган, бездә уртача балл – 69,28 (Татарстан Республикасы буенча – 67,08). Ә менә химия буенча нәтиҗәләр 0,21 гә түбәнрәк. Район буенча нәтиҗә - 62,5 (Татарстан Республикасы буенча - 62,71).

Кайда иң югары баллар?

География буенча иң югары балл Ютазы урта мәктәбендә – 83. Ә әдәбият буенча иң югары нәтиҗә Урыссу гимназиясендә– 77 балл. Шулай ук Урыссу гимназиясе химия буенча да алдынгы урында - 81,5. Киләсе нәтиҗәләрне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев