Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагог хезмәте дәрәҗәле, әмма авыр да

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район мәдәният йортында укытучылар өчен бәйрәм концерты оештырылды.Балаларның белем дәрәҗәсе укытучының үзенең белем дәрәҗәсенә бәйле, шуңа күрә аның үз хезмәтенә мөнәсәбәте хезмәт җимешләре килеп кушылачак бөтен җәмгыятьнең акыл үсеше дәрәҗәсен билгели. Безнең районда үзләренең эшләрен җан җылыларын салып башкаручы педагоглар аз түгел, һәм укытучылар көне аларның исемнәрен...

Педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Светлана Пройдакова, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева, мәгариф бүлегенең профсоюз комитеты рәисе Валентина Орехова тәбрикләде һәм төрле конкурсларда җиңгән районның уннарча укытучыларына министрлык һәм муниципалитет медальләре, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Видеокотлаулар белән педагогларга депутатлар, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук район балалар хәрәкәте вәкилләре мөрәҗәгать итте. Иҗат коллективлары исә алар өчен җырлар һәм биюләр башкарды, бәйрәмне онытылмаслык итте. Бу көнне райондашларыбызның берничә буынына белем биргән педагогик хезмәт ветераннары җылы сүзләргә һәм чәчәкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев