Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде

Укытучылар көне белем нуры таратучыларны, гадәттәгечә, район мәдәният йортында узган тантанага җыйды.

 

Үсеп килүче буын алдында белем дөньясы ишекләрен ачкан мөгаллимнәрнең игелекле елмаюларыннан зал да яктырак булып тоелды. Бу көнне педагоглар хөрмәтенә күп кенә җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырады. Мәгариф хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов һәм мәгариф бүлеге методисты, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Валентина Орехова котлады. Алар районыбызның иң яхшы укытучыларын бүләкләде.

Әлеге мизгелләр игелек, яхшылык, зирәклек нуры чәчүчеләрнең чын йолдызлыгы булды... Бу көнне барысы да — чәчәкләр, дипломнар, грамоталар, алкышлар укытучылар хөрмәтенә иде. Якты бәйрәм җыр-биюләр белән аралашып барды.

Район мәдәният йорты артистларының чыгышына мәктәп укучылары да кушылды. Педагоглар үзләре дә иҗади сәләтләрен күрсәтте, хезмәттәшләрен күркәм чыгышлары белән сөендерде. Яшь укытучылар исә үзләренә юл күрсәткән, булачак һөнәрләренә юнәлеш биргән ветеран-педагогларга ихлас теләкләрен җиткерде. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады... Бу киң мәгънәле сүзләрне, әлбәттә, мөгаллимнәрнең сабыр хезмәтенә карата да кулланырга мөмкин.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев