Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район укытучылары белән дан тота

Районның педагогик җәмәгатьчелеге Укытучылар көнен билгеләп үтте.

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА

автор фотосы  

Үз гомерендә һәр кеше мәктәптә укыган, һәркемнең гомере буе зур рәхмәт белән искә ала торган яраткан укытучысы бар. Укытучылар көнендә аларның күбесе рәхмәтле укучыларыннан котлаулар кабул итә. Бу һөнәри бәйрәмне аларның эштә ирешелгән уңышларына берникадәр бәя бирү дип санарга мөмкин, ә бәяне аларга укучылар бирә. Бу көнне, шулай ук, традиция буенча тантаналы чаралар үткәрелә, уңышларга ирешкән педагогларны хөрмәтлиләр.   

Район мәдәният йортында узган тантаналы чарада район укытучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина котлады. Ул педагогларга талантлы укучылар һәм акыллы ата-аналар теләп, районның иң яхшы мөгаллимнәренә ведомство бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең физика укытучысы Гөлзәрия Бакирова һәм Әбсәләм мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Рәйсә Якупова, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә - Бәйрәкә мәктәбенең педагог-оештыручысы Рәмзия Дәүләтханова, рәхәт хатына - район мәгариф бүлеге методисты Раушания Гәрәева лаек булдылар. – Урыссу гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зилә Гарифуллина, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Хәләпова һәм Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руфинә Йосыпова шулай ук министрлыкның рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.     

Район башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән, шулай ук, районыбызның башка укытучылары да бүләкләнде. «Ел укытучысы – 2018» конкурсында җиңүчеләр, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтүгә актив ярдәм итүче җитәкчеләр, профсоюз лидерлары билгеләнеп үтелде. Чара, гадәттәгечә, район артистлары һәм балалар иҗат коллективлары катнашында мәдәни программа белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев