Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Республикабызда предмет олимпиадалары хәрәкәте бик киң җәелдерелгән.

Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары укучыларда танып белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау, алар белән эшләү тәбрибәсен туплау.

Каразирек мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Альмир Шайгарданов үзен химия буенча Казанда үткән "Путь к Олимпу" олимпиадасында призер буларак танытты. Әлеге сынаулардан бер - ике көн элек кенә ул математика буенча республика күләмендә узган олимпиадада катнашты. Әлбәттә, бу уңышлар очраклы гына түгел. Альмир соңгы ике ел дәвамында, максатчан рәвештә төгәл фәннәр белән шөгыльләнә, республика һәм муниципаль күләмдәге бәйгеләрдә катнаша. Альмир бик тырыш, җаваплы егет. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул бөтен кышкы каникуллар дәвамында әзерләнде, күп төрле әдәбият өйрәнде. Иң яхшылар исәбенә эләгүендә математика укытучысы Зинфира Наиловна һәм химия укытучысы Тагир Фанисович Мухаметзяновларның өлеше бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев