Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шатлыклы да, ямансу да соңгы кыңгырау чыңнары...

Бүген Кәрәкәшле мәктәбендә уку елының соңгы кыңгыравы чыңлады

Мәктәп үзенең укучыларына олы тормыш юлына үз фатихасын бирде. Балаларны бу шатлыклы да, ямансу да бәйрәмнәре белән котларга район һәм авыл вәкилләре, әти-әниләр җыйналды. Район җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын загс бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова, район мәгариф бүлеге җитәкчелеге исеменнән Балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Айгөл Гәрәйшина, район советы депутаты Альберт Зарипов, мәктәп директоры Зөлфия Шәрәфиева, әти-әниләр  тәбрикләде. Алар укучыларга имтиханда һәм алдагы киләчәк юлларында уңышлар,  иминлек теләделәр. Чыгарылыш укучыларына беренче сыйныф балалары да матур теләкләрен җиткерде. Кичәдә яңгыраган җыр-моңнар, шигъри юллар, чәчәк бәйләмнәре, зәвык белән бизәлгән мәктәп залы бу кояшлы көннең ямен тагын да арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев