Татарстан укучыларына төгәл фәннәр буенча уңышлары өчен 50 мең сум акча биреләчәк
Мәгариф

Татарстан укучыларына төгәл фәннәр буенча уңышлары өчен 50 мең сум акча биреләчәк

Республиканың 5–11 сыйныф укучылары математика, физика яки химияне тирәнтен үзләштергәннәре өчен акчалата бүләк алалачак . Бу хакта «Татар-информ«да узган матбугат конференциясендә Талантлар университеты җитәкчесе Аделя Әхмәтова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, «Физика-математика үсеше» проекты үзенчәлекле һәм Русиянең башка төбәкләрендә андый мөмкинлек юк. Гариза бирү кампаниясе 1 апрельдә башлана. Узган елда 200 укучы шундый акчалата бүләк алган, ә 2026 елда аларның саны ике тапкыр артачак: гамәлдәге юнәлешкә «Физика-химия үсеше» дә өстәлде.

Түләү алу шартлары аерыла. «Физмат» өчен 4,5тән югары уртача балл һәм профиль түгәрәгендә кимендә ярты ел шөгыльләнү таләп ителә. «Физхим» өчен — 4 дән югары уртача балл һәм өч айлык түгәрәкне карау.

Гаризалар 1-15 апрель көннәрендә кабул ителә. Акчалата бүләкне җиңүчеләр 17 июльгә кадәр алачак.

https://dzen.ru/a/acjilIlxU3miLele


Нет комментариев