Балалар иҗаты үзәгенең актлар залында, 22 мартта, 14 сәгатьтә, район мәгариф учреждениеләре укытучыларын күмәк тыңлаулар үтәчәк.
Бу көнне югары педагогик осталыклары һәм мәгарифкә шактый өлеш керткәннәре өчен акчалата бүләк алуга теләк белдергән педагоглар җыелачак. Күмәк тыңлауларның максаты - җәмәгатьчелек һәм район педагогларына алдынгы тәҗрибәне, дәгъвачының ирешелгән уңышлары турында җиткерү. Шуны искәртәбез, грант өстенлекле "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында каралган.
Нет комментариев