Урыссу бистәсенең балалар иҗаты үзәгендә шахмат турниры узды
Мәгариф

Урыссу бистәсенең балалар иҗаты үзәгендә шахмат турниры узды

Көзге каникуллар көннәрендә балалар иҗаты үзәгендә шахмат турниры узды.

Уен барышында яшь шахматчылар шулай ук шахмат спорты тарихын белделәр. Иң кечкенә уенчы - беренче сыйныф укучысы Данил Авдеев булды. Кызлар арасында Гүзәл Габдрахманова җиңүче булды, икенче урынны Азалия Габдулгалиева алды, өченче - Радмила Крутикова. Малайлар арасында Артем Малыгин җиңү яулады, икенче урын Руслан Кунафинда, өченче урынга Ролан Кашафетдинов лаек булды.


Нет комментариев